25 гыйнвар 2014 елның Мәүлид бәйрәме һәм Хузин Марат Мөхлис улын искә алу мәҗлесе үтте.
25 гыйнвар шимбә көнне Марат Мөхлис улы Хузинны искә алу мәҗлесе үтте. Марат Мөхлис улының тормыш юлы һәм аның биографиясы белән Мөҗәет хәзрәт Зарифуллин таныштырды.
Шулай ук аның туган авылына күрсәткән ярдәмнәре турында Зирекле хакимият башлыгы Роберт Суфиян улы зур рәхмәтләр белән искә алды.
Марат Мөхлис улы рухына багышлап Зирекле имам- хатыбы Рәис хаҗи коръән укыды һәм бергәләшеп дога кылынды.
Аллаһы ризалыгын өмет итеп Марат Мөхлис улы рухына багышлап, корбан чалып, пылау пешереп
олы мәҗлес үтте. Марат Мөхлис улының җәмәгате Вәсилә ханым Нурлыгаян кызы мәҗлесне тәмле ризыклар белән тәэмин итте. Йә Раббым әзерләнгән ризыкларны хәер- сәдакадан кабул кыл.
Соңыннан җәмәгать белән өйлә намазы укылды. Остәбикәләребез Пәйгамбәребезне хөрмәт итеп, Мәүлид аен олылап мәүлид укыдылар. Мәҗлес оешкан рәвештә үтте. Аллаһы кабул кылсын изге эшләребезне.
Зур рәхмәт килгән авылдашларыбызга, туксанлап кеше җыелган иде.
Имам хәзрәт Рәис хаҗи Әлмөхәмәтов.