Мәчет
Зирекле авылының үз мәчете булган, әмма Совет хөкүмәте мәчетне ябкан һәм динне тыйган. 1997 елда элеке мәчет урынына авылдашыбыз Марат Мөхлис улы Хузин үз чарасына авылда яңа, зур мәчет салдыра. Шулай ук мәчет янында "Тол хатынга" һәйкәл һәм II дөнья сугышында (1941-1945ел) һәләк булган авылдашларыбызга хәтер ташы куя.Марат абый вафат булгач хатыны аңа багышлап парк ача.Әлеге вакытта авылыбызда шундый матур комплекс бар.
Авылда мәчеткә йөрүчеләр елдан-ел арта.Мәчетнең имам хатыбы Рәис хаҗи Әлмөхәмәтов бәйрәм көннәренда чәй кичәләре үткәрә.Авылыбызда гарәб теле һәм Ислам дине мөгәлимәсе бар, Зирекле авылына килен булып килгән Венера ханум Галлямова.Ул мәчеттә балаларга дини белем бирә.
Имам хатыблар
Муфаздал имам-хатыб 1930-1965еллар
Сәлимгәреев Гайфулла 1965-1970еллар
Ситдиков Идрис 1970-1975еллар
Гафаров Габдулгәли 1975-1985еллар
Хәрисов Мәгәриф 1985-1997еллар
Тәлипов Фәүзир 1997-1999еллар
Шакиров Таһир хәзрәт 1997ел
Зарифуллин Мөҗәһит 1997-2005еллар
Әлмөхәмәтов Рәис хаҗи
2005елдан
Хаҗга баручылар
1994 ел- Абдулла Мөфтәхетдин (сәүдәгәр)
2008 ел- Әлмөхәмәтов Рәис (имам хатыб)
2010 ел- Галлямов Рашат (яшьләр белән эш итү җитәкчесе)
2010 ел- Галлямова Венера (мөгалимә)